Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Татарстанда 2023 елдан кабан дуңгызлары саны 500-600 баштан арттырылмый

Бу хакта Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов әйтте

Татарстанда 2023 елдан кабан дуңгызлары саны 500-600 баштан арттырылмый. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм комитет каршындагы экспертлар советының уртак утырышында Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов әйтте.

Ул утырышта хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салу турында доклад белән чыгыш ясады.

«Африка дуңгыз чумасы вирусы таралуын кисәтү максатларында кабаннар санын көйләү буенча 12 боерык чыгарылган. Бу чаралар 2023 елдан башлап кабаннарның баш санын тотрыклы рәвештә түбән дәрәҗәдә тотарга мөмкинлек бирә – 500-600 баш тәшкил итә, ә 5 ел эчендә аларның саны 91 процентка (6076 дан 551 гә кадәр) кимегән», – диде Рамил Шәрәфетдинов.

Ул Африка дуңгыз чумасының беренче очрагы 2020 елда ачыкланганын искәртте. 2020 елдан алып бүгенге көнгә кадәр республикада барлык төр ау нәтиҗәсендә 17 меңнән артык кабан тотылган. Аларның барысы буенча да пробалар Африка чумасы вирусына тикшерүгә тапшырылган», – диде Рамил Шәрәфетдинов.

Чыганак, фото: Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев