Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан юлларында кыргый җәнлекләр катнашында 48 юл һаләкәте теркәлгән

Хайваннар дөньясына килгән зыян 1,6 млн сумны тәшкил итә.


("Татар-информ", Чулпан Шакирова). Узган ел Татарстан юлларында кыргый җәнлекләр катнашында 48 юл һаләкәте килеп чыккан. Хайваннар дөньясына килгән зыян 1,6 млн сумны тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитетының коллегия утырышында тармак рәисе Федор Батков хәбәр итте.

"Узган ел республика юлларында 48 юл һәлакәте кыргый җәнлекләр катнашында теркәлде. Хайваннар катнашындагы юл һаләкәтләрен киметү максатыннан, "Сак булыгыз, кыргый җәнлек" дип язылган 105 тамга куелды", - диде комитет рәисе.

Батков сүзләренчә, комитет бу юнәлештә ЮХИДИ идарәсе белән бергәләшеп эшләсә дә, юл һаләкәтләре санын киметеп булмый.

"Моның берничә сәбәбе бар. Беренчесе җәнлекләрнең баш саны арту. Икенчесе, юлларны зурайту, сыйфатын яхшырту. Бу - транспорт агымы артуга китерде. Махсус билгеләр куеп кына, бу проблеманы чишеп булмый. Шуңа күрә автомагистральләр төзегәндә, кыргый җәнлекләрне саклауга да игътибар бирергә кирәк. Мәсәлән, юл кырыена коймалар кою, юлдан чыгу урыннары булдыру. Бу юнәлештә безгә Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән дә эшләргә кирәк", - диде комитет рәисе.

Искәртеп үтик, бүген Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты 2017 елгы эшчәнлегенә йомгак ясады. Коллегия эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

"Татар-информ" элегрәк Татарстанда аучылык өчен иң кыйммәтле урманнар урнашкан районнар һәм туксанынчы елларда юкка чыгарылган пошилар саны кабат арттырылуыхакында да хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев