Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Татарстан халяль продукциясен 38 миллион долларга экспортлаган

11 ай эчендә Татарстан халяль продукциясен 38 миллион долларга экспортлаган

Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов республика предприятиеләрендә «Халяль» туклану системасын кертүгә багышланган түгәрәк өстәл утырышында хәбәр итте.

Узган елны Татарстан халяль продукциясен 14 миллион долларга экспортлаган.

— Быел актив эш алып барылды. Безнең 25 компания халяль продукциясен экспортлау белән шөгыльләнә. 11 айда, 1 декабрьгә, [экспорт] 38 миллион доллар тәшкил итте. Без үзебезнең планканы яңарттык, 40 миллион доллар куйган идек, Аллах бирсә, ел ахырына кадәр аны үтәрбез, — диде чыгыш ясаучы.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан мөселманнар өчен бердәм санлы платформаны үстерүдә катнашачак. Порталда дөньяның барлык ислам оешмалары — университетлар, фондлар һәм дини берләшмәләр тупланачак.

Авторы: Гөлия Гарифуллина


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев