Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр, боз явачак дип кисәтә
Яңалыклар

Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр, боз явачак дип кисәтә

24 август кичендә, 25 августта төнлә һәм көндез куркыныч метеорологик күренешләр күзәтеләчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ".


Татарстан Гидрометорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республика территориясендә күзәтеләчәк куркыныч метеорологик күренешләр турында кисәтү таратты.
24 август кичендә, 25 августта төнлә һәм көндез республикада урыны белән яшенле яңгыр явачак, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәр дип көтелә.
Көндез урыны белән җилнең тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитәчәк, дип кисәтә Татарстан синоптиклары.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев