Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасында 2017 елда 21 Федераль партия проекты эшләячәк

Бу хакта 18 апрель көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы утырышында, партиянең сәяси совет секретаре, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин хәбәр итте.

Утырыш эшендә видеорежимда партиянең Мөслим җирле бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Сәвия Хәбирова да катнашты. "Бүгенге көндә һәм 2018 ел дәвамында партия проектларын реализацияләү төп максатыбыз булып кала. Әлеге проектлар сайлаучылар белән очрашулар вакытында кергән тәкъдимнәрдән һәм мөраҗәгатьләрдән төзелде" - дип ассызыклады Фәрит Хәйруллович. Партиянең төбәк бүлеге агитация-пропаганда һәм проект эшләре буенча секретаре Римма Ратникова үз чыгшында, Татарстан Республикасы тагын ике федераль партия проектын тормышка ашыруда эшли башлавын, "Сәламәт киләчәк" һәм "Яшь ватандашларның Бөтендөнья уеннары" проектлары кабул ителүен хәбәр итте. Бүгенге көндә "Бердәм Росссия" партиясенең төбәк бүлеге әлеге проектларны хәл итүгә бәйләнеше булган барлык министрлыклар белән үзара эшчәнлек алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев