Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелүче «Созвездие - Йолдызлык - 2015» республика телевизион яшьләр фестивале 11 - 15 апрель көннәрендә Казан шәһәренең “Уникс” күңел ачу үзәгендә республиканың зона туры узды

Сәләтле балаларны барлау, аларны үстерү максатыннан, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелүче «Созвездие - Йолдызлык - 2015» республика телевизион яшьләр фестивале 11 - 15 апрель көннәрендә Казан шәһәренең "Уникс" күңел ачу үзәгендә 16 тапкыр республиканың зона турында җиңү яулаган балаларны җыйды. Мөслимдә үткәрелгән зона турында җингән районыбызның 78...

Сәләтле балаларны барлау, аларны үстерү максатыннан, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелүче «Созвездие - Йолдызлык - 2015» республика телевизион яшьләр фестивале 11 - 15 апрель көннәрендә Казан шәһәренең "Уникс" күңел ачу үзәгендә 16 тапкыр республиканың зона турында җиңү яулаган балаларны җыйды. Мөслимдә үткәрелгән зона турында җингән районыбызның 78 сәләтле баласы да бу матур чарада катнашты. Беренче турда вокал-соло номинациясендә сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укучысы Татьяна Новикова (укытучысы Румия Деникаева), Алинә Әхмәтҗанова, Илсур Кирамов, Гүзәл Зиннурова (укытучылары Мөршидә Әхмәтҗанова), конферанс номинациясендә Регина Шәйгарданова (җитәкчесе Ләйсән Замалова), Ольга Нуруллина җитәкчелегендәге «Кәләпүш» бию ансамбле уңышлы чыгыш ясап, дипломант булдылар. Данир Мирсалихов (җитәкчесе Ирек Салихҗанов), Латыйпов Айнур (җитәкчесе Гөлназ Йосыпова) икенче турда да уңышлы чыгыш ясап, диплом белән бүләкләнде. 15 апрельдә кичке гала-концертта Ольга Нуруллина җитәкчелегендәге «Мөслим бизәкләре» бию ансамбле чыгыш ясап, 3 нче урын алды. Конферанслар Ильназ Яхин (укытучысы Лилия Ялалова), Азамат Кашапов һәм Инсаф Фәрхетдинов (укытучылары Илмира Гәрәева) "Җиңүгә омтылыш" номинациясендә җиңү яулап, гала-концертта бүләкләнделәр. Ольга Нуруллина җитәкчелегендәге «Ас-са» бию ансамбле 22-23 апрель көнне "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узачак гала-концертта катнашачак. Балалар чыгыш ясау белән беррәттән Казан шәһәренең истәлекле урыннарында булдылар, аквапаркта, «Ривьера» кинотеатрында, "Зарница", Fun-24 һәм КидСпейс күңел ачу үзәкләрендә ял иттеләр. Фестивальнең истәлек бүләге итеп һәрбер катнашучы балага «Йолдызлык» символы төшерелгән сумка һәм футболка тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев