Татарстан министрлыклары 2026 елга максатлар тәкъдим итте – тавыш бирү ачык
Портал кулланучылары экспертлар тәкъдим иткән максатларны һәм бурычларны хуплап кына калмыйча, үз инициативаларын да тәкъдим итә ала

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында онлайн-тавыш бирү башланды, аның барышында республика халкы 2026 елга алты министрлык эшенең өстенлекле юнәлешләрен билгели ала: сәламәтлек саклау; мәдәният; мәгариф һәм фән; хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау; спорт; яшьләр эшләре. Бу хакта Татарстан Иҗтимагый палатасында хәбәр иттеләр.
Портал кулланучылары экспертлар тәкъдим иткән максатларны һәм бурычларны хуплап кына калмыйча, үз инициативаларын да тәкъдим итә ала.
Тавыш бирүгә куелган максатлар исемлеге министрлыклар эшенең төп юнәлешләрен чагылдыра. Мисал өчен, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау өлкәсендә социаль ярдәм чаралары, социаль-тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтү, махсус операциядә катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының мәшгульлегенә ярдәм итү, шулай ук өлкән буын гражданнарны «Актив озын гомер» республика программасы чараларына җәлеп итү турында фикер алышалар.
Сәламәтлек саклауда халыкның медицина ярдәме белән канәгатьлеген арттыруга, яман шеш авыруларын иртә диагностикалауга, ЭКОның тулы цикллары санын арттыруга басым ясалды. Мәдәният өлкәсендә инклюзив фестивальләр уздыру, төрле яшьтәгеләр өчен иҗади киңлекләр булдыру һәм фольклор экспедицияләрен оештыру тәкъдим ителә.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча һәр министрлык өчен 2026 елга биштән алып җидегә кадәр өстенлекле бурыч билгеләнәчәк. Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталының «Халыктан сораштырулар» бүлегендә һәм 2025 елның 4 декабренә кадәр «Татарстан Республикасы хезмәтләре» мобиль кушымтасында катнашырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев