Яңалыклар

Татарстан кешесенә яңа йорттан фатир сатып алу өчен 9 ел акча җыярга кирәк

Россия буенча яңа йорттан фатир сатып алу уртача 6,3 ел акча җыярга кирәк. Ә Татарстанда бу өч елга артыграк

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан кешесенә, яңа йорттагы уртача фатирга акча туплау өчен, бөтен хезмәт хакын 9,2 ел дәвамында кассага салып барырга туры киләчәк. Республика беренчел торак алу мөмкинлеге буенча Россиянең 83 төбәге арасында 68 нче урынны алды, дип исәпләп чыгарган «Мир квартир» федераль порталы белгечләре.

Исәп-хисап өчен экспертлар яңа йорттагы фатирның уртача бәясен һәм төбәктәге уртача хезмәт хакын чагыштырган. Татарстанда фатир уртача 11,55 миллион сум тора, ә хезмәт хакы аена 104,8 мең сум тәшкил итә. Исәп-хисапларда кешенең бөтен керемен җыеп баруы һәм кертемнәр буенча процентлар исәпкә алынмавы күздә тотыла.

Россия буенча яңа йорттан фатир сатып алу уртача 6,3 ел акча җыярга кирәк. Ә Татарстанда бу өч елга артыграк.

Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстандагы вазгыять шулай ук иң катлаулылардан берсе. Татарстанда 9,2 ел акча җыярга туры килсә, Чувашиядә ул — 9,3 ел, Түбән Новгород өлкәсендә — 9,5 ел, Киров өлкәсендә 9,7 ел тәшкил итә.

Идел буе федераль округының башка төбәкләрендә күрсәткеч түбәнрәк: Башкортстанда яңа йорттагы фатирга — 7,5 ел, Пермь краенда — 7,2 ел, Самара өлкәсендә һәм Марий Элда — 8әр ел, Мордовиядә — 8,2 ел, ә Пенза өлкәсендә 6,9 ел акча җыярга туры киләчәк.

Ненец автономияле округында яшәүчеләр яңа фатирга 3,1 ел эчендә акча туплый алса, Карачай-Черкесиядә моның өчен 16,1 ел кирәк.

Чыганак – «Татар-информ»

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев