Татарстан балаларына QR-кодлы һәм мультфильмлы уникаль китап таратылачак
Яңалыклар

Татарстан балаларына QR-кодлы һәм мультфильмлы уникаль китап таратылачак

Бу хакта «ТНВ – Яңа гасыр» хәбәр итә

Быел Татарстанның барлык беренче сыйныф укучыларына «Дуслык илендә» дип аталган китап бүләк итәчәкләр. Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр ителгәнчә, китапның тиражын чыгару өчен республика бюджетыннан 23,3 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта «ТНВ – Яңа гасыр» хәбәр итә.

Китап ике телдә — татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән. Ул Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган. Китапта республикада яшәүче халыкларның – татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар, марилар һәм мордваларның гореф-гадәтләре, традицияләре, телләре һәм мәдәнияте турында мәгълүмат тупланган.

Укучылар бу халыкларның мәдәнияте белән интерактив элементлар ярдәмендә таныша алачак: QR-кодлар аша Россия гимнын тыңларга, әкиятләр укырга һәм Идел батырлары турында мультфильмнар карарга мөмкин.

Фото – Мөслим-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев