Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

«Татарлар: үз өемдә – үз көем» радиотапшыруы: Татарстан районының үзенчәлекле тормышы һәм милли мәдәнияте»

Әлеге проект Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла һәм «Радио России – Татарстан» каналында эфирга чыга

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәриповның һәм журналист Гөлназ Ибраһимованың эшлекле сәфәренең тагын бер максаты "Татарлар: үз өемдә – үз көем" дип исемләнгән радиотапшыруның чираттагы чыгарылышын әзерләү иде.

«Әлеге проект Бөтендөнья татар конгрессы һәм "Татарстан" Дәүләт телерадиокомпаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла һәм "Радио России – Татарстан" каналында эфирга чыга.

Тапшыруда районының республика тормышында тоткан урыны, әһәмияте, үзенчәлеге, районның бүгенге күрсәткечләре, иҗтимагый хәрәкәт эшчәнлеге, милли чараларны тормышка ашыру кебек һәм башка актуаль мәсьәләләргә игътибар юнәлтеләчәк.

Тапшыруның эфирга чыгу көнен өстәмә хәбәр итәрбез», – дип хәбәр итәләр район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән. 

Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев