Яңалыклар

Татар язучысы, шагыйрь Ләбиб Леронга – 65 яшь

Бүген татар язучысы, шагыйрь Ләбиб Леронга (Лемон Лерон улы Леронов) 65 яшь тула

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Әдип 1961 елның 11 ноябрендә ТАССРның Мөслим районы Түреш авылында туа (паспорт буенча – Иске Карамалы авылында). Балачагы республиканың Актаныш районы Олы Имән авылында уза, шунда башлангыч мәктәпне тәмамлый. Сигезьеллык мәктәптә – Югары Яхшый авылында, ә урта мәктәптә С.М.Киров исемендәге совхоз бистәсендә укый.

1979 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә, аннары журналистика факультетына күчә, аны 1984 елда тәмамлый.

1983-1986 һәм 1986-1989 елларда (бүленеп) «Яшь ленинчы» газетасында эшли, 1988-1989 елларда анда әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкли. Параллель рәвештә Татарстан телевидениесенең балалар телепрограммасы редакторы булып хезмәт куя. Шуның белән бергә, 1986- 1988 елларда СССР Әдәби фондының Татар бүлеге директоры була. Бу вазифада язучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүдән тыш, архивларны тәртипкә китерә һәм өйрәнә.

1989 елда «Салават күпере» журналына әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире вазифасына күчә, анда 2011 елга кадәр эшли. 2011-2012 елларда – «Казан утлары» журналының бүлек редакторы. 2013 елда «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире вазифасына билгеләнә, анда хәзер дә эшләвен дәвам итә. 2024 елда шулай ук «Мәдәни җомга» газетасын да («Татмедиа» АҖ филиалы) җитәкли башлый.

2016 елдан – ТР Язучылар берлеге каршындагы балалар әдәбияты секциясе җитәкчесе.

Ләбиб Лерон, беренче чиратта, балалар өчен язган китаплары белән таныла. Сүз «Яңгырның ял көне» (1988), «Транзистор үч ала» (1989), «Тәгәрмәчле чана, яки Әкият боткасы» (1993), «Шүрәле шаяруы» (1996), «Таһир маҗаралары» (1999), «Кояшны кочкан малай» (2004), «Борчак шыттырам» (2006, өч томлык), «Җил көймәсе» (2009) һәм «Әкиятче малай» (2016) кебек басмалар турында бара.

Язучы шулай ук татар әдипләре турында сатирик шигырьләр, эпиграммалар һәм пародияләр тупланган «Күрше тавыгы» (1990), «Чыктым аркылы күпер» (2006), «Сөяксез тел» (2008) һәм «Юморкалар» (2015) китаплары, «Бәхеткә биш минут кала...» пьесалар җыентыгы (2012), ике шигырь китабы – «Сине генә сөям» (1997) һәм «Мәхәббәтнең канат җиле» (2021), эссе һәм хатирәләр китабы - «Ир хакы» (2026) – авторы да.

Язучының әсәрләре башка телләргә, шул исәптән рус, белорус, төрек, чуваш, кыргыз телләренә тәрҗемә ителгән. Үзе исә рус, испан, француз һәм кайбер төрки телләрдәге поэзияне татар теленә тәрҗемә итә.

Ләбиб Леронның пьесалары Әлмәт, Әтнә, Буа, Минзәлә һәм Түбән Кама татар драма театрларында сәхнәләштерелде. Шагыйрьнең кайбер текстларына җырлар иҗат ителгән.

Ләбиб Лерон 1990 елдан – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2002 елда аңа «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде. 1994 елда – юмористик әсәрләр циклы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясе, 2000 елда – балалар китаплары өчен Абдулла Алиш исемендәге премия, 2006 елда – «Чыктым аркылы күпер» китабы өчен Фатих Хөсни исемендәге премия, 2007 елда «Кояшны кочкан малай» китабы һәм яшь буынны тәрбияләү буенча актив эшчәнлеге өчен Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты булды.

2022 елда язучыга «Җил көймәсе» һәм «Әкиятче малай» китаплары өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырылды. 2026 елда берьюлы ике номинациядә («Татар телендәге поэзия» һәм «Татар телендәге журналистика») Әхмәт Симаев исемендәге Бөтенроссия әдәби премиясе лауреаты булды.

Фото – Мөслим-информ

 


Нет комментариев