"Сабантуйдан селфи" фотоконкурсында тавыш бирү дәвам итә
"Сабантуйдан селфи" фотоконкурсында тавыш бирү дәвам итә. 4 август - тавыш бирүнең соңгы көне дип игълан иткән идек. Конкурсантларның күпсанлы соравы буенча без бәйгегә йомгак ясауны бераз кичектереп торырга булдык. Димәк, сез 8 августка кадәр тавыш бирә аласыз.
Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү сайтыбызның сораштыру бүлегендә бара. Гадел булмаган тавыш бирү ачкланган очракта, бәйгене оештыручы конкурсантны төшереп калдырырга хокуклы. Уңышлар сезгә!
Нет комментариев