ТАРТАЛЕТКАДА ЖУЛЬЕН (РЕЦЕПТЫ)
Яңалыклар

ТАРТАЛЕТКАДА ЖУЛЬЕН (РЕЦЕПТЫ)

Питрәч районында яшәүче Зилә Гыйззәтуллинадан тарталеткада жульен пешерү тәртибен тәкъдим итәбез.

(Интертат)

Жульен өчен: пешерелгән тавык ите, шампиньон гөмбәсе, суган, каймак, атланмай, майонез, каты сыр. Ингредиентларны тарталеткалар саны буенча чамалап алырга. Жульен өчен зур тарталеткалар әзерләп куярга. Эш тәртибе: пешерелгән тавык итен ваклап турарга, гөмбәне һәм суганны атланмайда кыздырырга, аларны тарталеткаларга катлап салырга, өстенә - берәр аш кашыгы каймак һәм сыр уарга. Мичтә 15-20 минут тотарга.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев