Талпаннан зыян күрүчеләр бар
Бу хакта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе хәбәр итә
Республикада яшәүче ир-атка Чиләбе өлкәсендә ял иткәндә талпан кадалган. Бу хакта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе хәбәр итә.
Бүгенге көндә Татарстан хастаханәләренә талпаннан зыян күргән 2643 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 604е - балалар. Талпаннан зыян күрүчеләрнең күбесе Казанда (728 очрак) теркәлгән. Чаллыда – 262, Әлмәт районында 246 мөрәҗәгать булган.
Республиканың башка районнарында да талпаннар активлыгы күзәтелә. Тәтеш, Зәй, Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск районнарында 50дән артык очрак теркәлгән. Талпан кадаганнан соң вируслы энцефалит һәм башка инфекцияләр йоктыру куркынычы бар. Роспотребнадзор идарәсе талпаннардан саклану өчен урманнарга, паркларга һәм яшел зоналарга барганда тыгыз, ачык төстәге киемнәр кияргә, репеллентлар кулланырга, ә талпан кадалган очракта шунда ук медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Моннан тыш, энцефалитка каршы вакцинация ясату да куркынычны киметүнең иң ышанычлы ысулы булып тора.
Фото – «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев