Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиблар турындагы язмаларны райондашларыбыз яратып укый

Табиб-инфекционист Рәшит Вагыйзов белән күз табибы Нәкыйбә Гайнетдинова турындагы язмабыз шундыйлардан булды

Аларга булган хөрмәт хисе социаль челтәрдәге постыбызга калдырган фикерләрдә дә чагыла. Табиб-инфекционист Рәшит Вагыйзов белән күз табибы Нәкыйбә Гайнетдинова турындагы язмабыз шундыйлардан булды.

– Бик хөрмәткә лаеклы, белемле табиблар икесе дә! Үзегез дә сау- сәламәт булыгыз!!

– Һәрвакытта да ачык йөзле, белемле табиблар. Аларга озын гомер, сәламәтлек бирсен Ходай Тәгалә.

– Искиткеч гаилә! Җаннары,тәннәре белән профессияләренә бирелгән табиблар!

– Үз һөнәрләренең иң осталары! Хөрмәт итәм, сәламәтлек телим.

– Икесе дә олы хөрмәткә лаек. Ходай гомерләрен бирсен, сәламәт булсыннар.

– “Ак чәчәкләр” китабындагы врач Әбүзәргә тиңлим Рәшит Гаяновичны. Алар икесе дә – ак халатлы фәрештәләр.

– Рәшит Гаянович минем тормышымны саклап калды. Аллаһының рәхмәте яусын! Бәхет фәрештәләре канатларын җилпеп, ярдәм итеп торсын. Мең-мең рәхмәт сезгә, олы йөрәкле, сизгер табиб!

– Үз эшләрен төгәл итеп, булсынга эшли торган врачлар. Рәшит Гаяновичның тамырыннан килә, бөтенесе дә – тәҗрибәле табиблар. Алар куйган диагнозны хәтта профессорлар да раслый.

– Үз һөнәрләренең осталары. Бик ярдәмчел, кешелекле гаилә.

– Гади, ярдәмчел, ак халатларына тап төшермичә, ярдәм кулын сузучы саф күңелле, ачык йөзле табиблар. Мөслимнең кояш нурлары булып яшәргә, эшләргә язсын сезгә!

– Гадилектә – бөеклек! Районыбызның йөзек кашлары = Рәшит Гаянович + Нәкыйбә Гафаровна!

– Безнең коллективның иң тәҗрибәле, хөрмәтле остазлары! Исән-имин булыгыз!

– Сез кеше сәламәтлеге өчен көчегезне кызганмыйча эшләүче ак халатлы чып-чын фәрештәләре Мөслимебезнең. Сау-сәламәт булыгыз, эшегездә уңышлар сезгә!

– Нәкыйбә апага керсәң дә, ачык йөз белән каршы ала, Рәшит Гаяновичтан киңәш сорасаң да жавап бирә. Ачык кешеләр, бервакытта да кире бормыйлар. Тигез матур картлык телим сезгә!

– Мине дә кыз чагымда үлем тырнагыннан алып калды ул.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев