Табиб имтихан алдыннан балага ярдәм итү турында: Нәтиҗәгә карамастан, яратуыгызны әйтегез
БДИ чорында хастаханәләргә имтихан тапшыру пунктыннан ук китерелгән балалар саны арта
«Стресс имтиханны биреп чыгу белән генә бетми»
«Яшүсмернең баш миенең префронталь кабыгы мәктәпнең өлкән сыйныфларында һәм студент елларында җитлегә. Ул эмоциональ процессларны көйләү өчен җавап бирә. Болай да авыр яшьтәге балаларга уку аркасында да бик каты борчылырга туры килә. Ул көчле эмоцияләргә һәм гормоннарга каршы тора алмый, чөнки баш миенең префронталь кабыгы әле тулысынча формалашып бетмәгән», - ди табиб.
Стресс — ул кеше тормышының аерылгысыз өлеше. Тарихи яктан караганда, стресс реакциясе кешегә төрле куркынычларга каршы торырга, авырлыкларны җиңәргә, тормышын саклап калырга булышкан. Бу яктан стресс файдалы. Әмма имтиханнарга килгәндә, бу очракта сүз организмга зыян китерүче хроник стресс турында бара. Имтихан — ул бер көнлек кенә вакыйга түгел. Мәсәлән, ТДИ һәм БДИны тапшырыр алдыннан укучы ике ел дәвамында әзерләнә.
Психофизиологлар имтихан аркасында кичерә торган стрессының өч чорын аерып күрсәтә:
- Имтиханга кадәр кичерә торган стресс;
- Имтихан тапшырганда кичерә торган стресс;
- Имтиханнан соң кичерә торган стресс.
«Имтиханнан соң организм тынычлана башлый, бу этапта соматик проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Әгәр бала имтихан алдыннан озак вакыт йокламаса, ул соңыннан көннәр буе йокы туйдырырга яисә чирләп китәргә мөмкин. Стресс бит ул имтиханны биреп чыгу белән бетми. Авырудан соң тернәкләнгән кебек үк, организмга зур стресстан соң аякка басар өчен вакыт кирәк», — дип билгеләп үтте табиб.
Фото: © «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев