Сынамышлар: Әгәр иртән чык булмаса, кичкә яңгыр явачак
Июль аеның икенче ун көненә халык сынамышлары
Июль иртәсендә җылы яңгыр явып китсә, көндез һава торышы яхшы булыр.
Әгәр июльдә билчән күп икән - суык кыш көтегез. Кузгалак күп булса, кыш җылы килер.
Үрмәкүч оясыннан чыгып, яңа ятьмә үрә икән, яхшы һава торышына.
Карлыгачлар очканда, канатлары белән суга тиеп алсалар - яңгырга.
Каргалар күктә очып уйнасалар - хәвефкә ишарә.
10 июльдә яңгыр яуса, Әбиләр чуагы "елак" булыр.
11 июльдә урман тавышсыз гына шауласа - яңгырга. Яңгырга 3-4 көн кала өрәңге яшь коя башлый.
12 июль - Питрау. Бу көннән соң үсемлекләр үсүдән туктый. "Питрау җитте - җәй үтте" дигән гыйбарә дә бар. Бу көнне яңгыр яуса, иген уңмый дип саныйлар.
13 июль - Күке кычкыруын дәвам итсә, җәй матур һәм озак килә, кар соң төшә. Бу көннән соң күке тавышы тынса, кыш иртә килер.
14 июльдә йолдызлар җемелдәшеп, иртән болытлар күренсә - көчле яшенгә.
15 июльдә агачларда сары яфраклар күренсә, иртә көз һәм кышка. Суда сазан уйнаса, җәйнең икенче яртысы матур килер.
16 июльдә озынборын һәм черкиләр түгәрәкләнеп очса, алдагы 7 көн коры һәм матур булыр.
17 июльдә болытлар бер буй булып сузылып ятса - җылы көннәргә.
18 июль киче көндезгә караганда җылырак булса - яңгырга.
19 июль дымлы булса, сентябрь дә юеш булыр.
20 июль көнне яңгыр бер-ике сәгатьләп яуса - иген өчен зыянлы.
Зөһрә Солтанова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев