Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Сынамышлар

Гыйнвар аеның 13-20 көннәренә сынамышлар

13 гыйнвар көнне күктәге Айны күзәтегез. Ул күренер-күренмәс булса, кыш карлы һәм суык булыр.

14 гыйнвар - Искечә Яңа ел көнне томан төшсә, җәй җылы килеп, уңыш уңар.

15 гыйнвар төнендә төшкән томан исә, көчле суыклар хакында искәртә. 16 гыйнвар көнне җылы һәм аяз булса, яз иртә килер, ә көн суык булса, озын һәм суык кыш көтегез.

17 гыйнварда көн суык һәм аяз икән, февраль дә суык булыр. Шуңа карамастан, яз үзвакытында килә.

18 гыйнвар төнендә күктә йолдызлар күп була икән, көчле суыкларга ишарә. 19 гыйнвар – Хач ману көнендә көн, гадәттә, суык була. Димәк, кыш та шундый.

20 гыйнварда көн кояшлы, әмма җилле икән, җәй җылы һәм яңгырлы булыр.

Фото – Мөслим районы порталыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев