Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Су буенда аеруча аяу булырга кирәк

ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, җәйнең эссе, яңгырсыз көннәрендә республика сулыкларында батып үлүчеләр саны арта бара. Алар арасында балаларның да булуы аеруча аяныч. Шушы көннәрдә генә Арча, Мамадыш, Баулы, Питрәчтә һәм безнең районда барлыгы алты бала су корбаны булды. Судагы бәхетсезлек очраклары күбесенчә су керү тыелган...

ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, җәйнең эссе, яңгырсыз көннәрендә республика сулыкларында батып үлүчеләр саны арта бара. Алар арасында балаларның да булуы аеруча аяныч. Шушы көннәрдә генә Арча, Мамадыш, Баулы, Питрәчтә һәм безнең районда барлыгы алты бала су корбаны булды.
Судагы бәхетсезлек очраклары күбесенчә су керү тыелган урыннарда килеп чыга. Бар җирдә дә су коену өчен махсус ясалган пляжлар юк. Белгечләр исәпләвенчә, балаларның 70 проценты "кыргый" пляжларда өлкәннәрдән башка гына су кергәндә бата. Су буенда балаларның иминлеген тәэмин итү өчен әти-әниләрнең янда булуы гына да җитми - аларны күзәтеп, барлап тору мөһим.

Балаларның җәйге ялларын бәхетсезлек очраклары каралтмасын, дисәгез, аларны үзләрен генә су буйларына җибәрмәгез.

Законда нигезендә тыелган урыннарда коенган өчен җәзага тарту каралмаган. Шул ук вакытта гражданнарның куркынычсызлыгы өчен җирле хакимият җавап бирә дигән норма бар. Нәкъ менә җирле үзидарә органнары күпләп ял итү урыннарын кайда ясарга кирәклеген һәм аларны кешеләр өчен куркынычсыз итүне хәл итәргә тиеш. Тормыш өчен куркыныч урыннарда "Су коену тыела" дигән кисәтүләр кую шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев