Студентлар тәкъдиме белән Кооператив урамы һәм иске мәчет территорияләре үзгәрәчәк
Яңалыклар

Студентлар тәкъдиме белән Кооператив урамы һәм иске мәчет территорияләре үзгәрәчәк

Җирлегебезне төзекләндерүгә студентлар да үз өлешен кертә. Бу атнада районыбызга Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары килде. Алар район үзәген төзекләндерү буенча үз проектларын тәкъдим итте.

Проект кысаларында Коооператив урамы, Мөслимдәге иске мәчет территориясе үзгәреш кичерергә мөмкин. Район башлыгы Рамил Муллин һәм Иҗтимагый совет вәкилләре белән сөйләшүдән соң, студентлар җәй эчендә үзгәреш кичергән Мөслим белән якыннан танышты.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев