Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Студент отрядларын гениаль кешеләр уйлап тапкан»

"Сүз белән түгел, эш белән!" - бу сүзләр студентлар хезмәт отрядларының төп девизы булып тора. Чыннан да, әлеге отрядлар күп эш башкара. Аларның эшчәнлек дәрәҗәсен Татарстаннан читтә дә күрәләр. Ә бүген Татарстанның студотрядлары өчен искәрмә булды: алар эшләмәде, ә бәйрәм итте. Россиянең беренче студент отрядлары барлыкка килүенә - 57 ел....

"Сүз белән түгел, эш белән!" - бу сүзләр студентлар хезмәт отрядларының төп девизы булып тора. Чыннан да, әлеге отрядлар күп эш башкара. Аларның эшчәнлек дәрәҗәсен Татарстаннан читтә дә күрәләр. Ә бүген Татарстанның студотрядлары өчен искәрмә булды: алар эшләмәде, ә бәйрәм итте.


Россиянең беренче студент отрядлары барлыкка килүенә - 57 ел. Ә Россия Федерациясендә бу отрядларның кабаттан яңартылуына инде 12 елдан артык вакыт узып киткән. Бүген бөтен илебез буенча әлеге хәрәкәттә - 200 меңнән артык кеше. Әйтергә кирәк, бу оешма Россиядә иң масштаблылардан санала.


Бүген "Сүз белән түгел, эш белән!" эшләүче яшьләрнең I республика форумы узды. Узган ел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 17 февральне Россия студент отрядлары көне буларак игълан итте. Әлеге датаны календарьга кертү хезмәт отрядларының дәрәҗәсен күтәрергә этәргеч булачак. Шул сәбәпле, форум да яшьләрне эшче һөнәрләргә кызыксындыру, предприятиеләрдә яшь хезмәткәрләр белән белгечләрнең эшчәнлеген арттыру максатыннан үткәрелә. Чарада республиканың иң яхшы хезмәт отрядларыннан тыш, сәнәгать секторының эш алдынгылары, хезмәт династиясе вәкилләре, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары катнашты.


- Студент отрядларының ветераннары 1960-1970 елларда йөрәкләре, партия, комсомол кушуы буенча төрле районнарга чыгып, үз бурычларын үтәде. Ул вакытта алар башкарган хезмәт халык тормышында да шактый файда китерде. Бүген дә ветераннар яшьләр өчен зур үрнәк булып тора. Алга таба мондый отрядларны тулысынча тәэмин итү өчен республика министрлык-ведомстволарына күрсәтмәләр биреләчәк. Әйтергә кирәк, 2015 елда башкарылган эшләр быел да тагын күбрәк күләмдә дәвам иттерелергә тиеш, - дип сәламләде катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев.


Республикада мондый отрядлар тугыз юнәлеш буенча эш алып бара. Студентларның төзелеш отрядлары 3280 кешене берләштерә. Руслан Һадиев исә студентларның төзелеш отрядлары командиры булып тора. "Федераль дәрәҗәдәге Мәскәү-Пекин автомагистрале, "Казан Арена" стадионын төзүдә катнаштым. Социаль әһәмияткә ия булган объектларны төзергә һәрвакыт әзермен. 2015 елда без берничә балалар бакчасы, Казанның Бондаренко урамында мәктәп төзедек", - ди егет.


Бәйрәмгә Татарстанның хезмәт династияләрен дә чакырганнар иде. Алар арасында энергетиклар династиясеннән булган Госман абый да бар. 1966 елларда, ул эшләгән вакытта да студент отрядлар актив эшчәнлек алып барган. Балалары да Әстерхан өлкәсенә, Кырымга барып, җиләк-җимеш җыюда катнашкан. Студотрядлар колхоз-совхозларга бәрәңге, яфраклар җыюда да ярдәм итә торган булган", - ди элеккеге подстанция башлыгы Госман Хәлилов.


Тантанада 1960-70 еллардагы студент отрядлары, хәзер инде ветераннар, яшь буынга елмаеп һәм кызыгып та карады. Олы яшьтә булсалар да, төзелеш отрядларының гимнын да җырлап күрсәтте.


- Узган гасырның 60 нчы елларында безнең үзебезнең бәйрәмебез булыр иде, дип кем уйласын?! Дәүләтебез безнең эшчәнлегебезне шулай югары бәяләве шатлыклы, әлбәттә. Студент отрядларын гениаль кешеләрен уйлап тапканлыгына шигем юк. Бүгенге яшьләребез бездән дә яхшырак эшли, дип авыз тутырып әйтә алам, - дип сәламләде яшь буынны республика студентлар отряды ветераны, "Халыклар дуслыгы" ордены кавалеры Гомәр Закиров.


Тантанада төрле номинацияләр буенча иң яхшы студентлар отрядларын да бүләкләделәр. "Студент отрядларының вуз штабы" исеменә Казан дәүләт медицина университеты лаек булды. Ә "Студент отрядларының җирле штабы" исемен КФУның Алабуга филиалы алды. "Ел командиры" исемен Казан илкүләм тикшеренү технология университетының "Технолог" отряды командиры Сергей Игонин алды. Чистай шәһәренең студент отрядлары комиссары Земфира Садыйкова "Ел комиссары" исеменә лаек булды. Шулай ук төрле юнәлеш буенча да студентлар отрядлары бүләкләр алды.


Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республиканы Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова республика дәрәҗәсендә студент отрядларына булышлык күрсәтү тиктомалдан гына түгел икәнен билгеләде. Сер шунда: студотрядтагы егет-кызлары аякларында нык басып тора, аларның үз-үзенә карата ышанычы зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев