Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спортта сынатмыйлар

Мөслим районы хакимияте хезмәткәрләре бишенче!


Агымдагы елда Мөслим районы хакимияте командасы беренче тапкыр Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасында катнашты.
Ел дәвамында муниципаль берәмлекләр 10 спорт төрендә көч сынашты. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Мөслим 18 авыл районы арасында 5 нче урынны яулады!
7-8 декабрьдә җиңел атлетика, шахмат, бадминтон, йөзү буенча ярышлар узды. Командаларыбыз йөзү, бадминтон буенча 3 нче урынны алдылар һәм спартакиаданы йомгаклау тантанасында катнаштылар.
Район башлыгы Альберт Хуҗин үз социаль челтәр битләрендә "Безнең команда үз үрнәгендә район хакимияте хезмәткәрләренең сәламәт тормыш рәвеше яклы булуын дәлилләде", - дип билгеләп үтте. Спорт уеннарында катнашкан һәм  җиңүгә үз өлешен керткән һәркемгә, спортчыларны әзерләгән тренерларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

Фото - район хакимиятенең матбугат хезмәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев