Синең улларың, Мөслим! Яшь фермер Ринат Сәхипгәрәев
- Хезмәт юлымны авыл хуҗалыгы белән бәйләрмен дип башыма да китермәгән идем, - ди "Сәхипгәрәев" крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ринат Сәхипгәрәев.
Районда фермерлык хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе булган Ришат Сәхипгәрәев малаеның башка юлдан китмәве гаҗәп түгел. Казан энергетика техникумын тәмамлап, бер ел Яр Чаллы электр челтәрләрендә электромонтер булып эшләп ала да, 2012 елда баш-аягы белән терлекчелеккә кереп китә Ринат. Иң беренче эш итеп, Сәфәрдә 130 баш үгез симертеп реализацияли. Аннары, 2 млн сум республика гранты отып, сөт терлекчелегенә нигез сала. 13 млн сумга сыерлар һәм таналар, җиһаз-җайланмалар сатып алалар, тораклар төзиләр. Терлекчелектә яңа юл ярып килүче яңалык кызыктыра яшь фермерны - малларны бәйләмичә асрауны өстен күрә. Терлекләрнең аслыгына мул итеп салам түшәлгән, бинада стена буйларына буйдан-буйга утлыклар урнаштырылган. Савым сыерлары үз иркендә асрала. Сөзешеп бер-берсен җәрәхәтләмәсен өчен мөгезләрен кискәннәр. Торакка су үзләре ясаган система буенча кертелгән. Кышын да җылы су эчә маллар. Үз ирекләре белән кардага чыгып керәләр.
- Малларны бәйләмичә асрау алымын отышлы дип саныйбыз. Чөнки кеше хезмәте аз кулланыла. Көн саен тирес чыгарасы юк. Аны елга бер тапкыр трактор белән эттереп түгәбез, - ди Ринат.
Саву залында "Деловаль" җайланмасы көйләнгән. Наташа Сәетгәрәева белән Салават Сәетгәрәев, сыер савудан тыш, бозаулар да тәрбияли. Фермер сөт аертучы Гөлназ Гәрәева, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы Ринат Могаровның да уртак эшкә керткән өлеше зур диләр.
Бүгенге көндә аерым торакта 35 баш бозаулары бар. Аларны, бер атналык булгач, сату ягын карыйлар. Сыерларның продуктлылыгы уртача 16 килограмм тәшкил итә. Җитештерелгән сөтне Башкортостанның Илеш районыннан килеп алалар икән. Сөт бәяләренең кинәт төшүе тармакның рентабельлегенә кире йогынты ясый башлагач, продукциянең бер өлешен үзләрендә эшкәртеп сатуны кулай күргән Р. Сәхипгәрәев. Узган ел сепаратор сатып алганнар. Көн саен 500 килограмм сөт аерталар. Махсус савытларга тутырылган сөт өстен, эремчек һәм сөтне Мөслимдәге кибетләр, Яр Чаллы һәм Казандагы "Агропарк" аша реализациялиләр. Киләчәктә сыр ясау нияте дә бар фермерның. Әзер продукцияне сәүдә нокталарына илтү өчен суыткыч җайланмалы "Лада Приора" машинасы сатып алырга планлаштыра.
Фермер карамагында 97 гектар җир бар бүген. Анда бодай һәм арпа үстерәләр. Алынган ашлык терлекләргә ел әйләнәсенә җитә.
- Арпа белән бодайны, үзебезнең тегермәндә тарттырып, көнбагыш түбе кушып, төрле витаминнар белән баетабыз. Фураж бер терлеккә 6 килограмм исәбеннән бирелә. Савым сыерлары рационында патока да бар. Алларыннан печән өзелми, - ди Ринат.
25 яшь фермер эшләренең көйле баруында әтисенең - ике дистә елдан артык фермер булып эшләүче Ришат Мофаздаловичның - ярдәме зур булуын әйтә. "Ул юл күрсәтмәсә, булышмаса бу кадәр җаваплы һәм четерекле эшкә алынмаган да булыр идем, - ди егет. Бүген Сәхипгәрәевләрнең эшен күрергә, өйрәнергә килүчеләр күп. Ә алар тәҗрибәләре белән бик теләп уртаклаша.
- Эшләгәнгә эш карышмый. Авылда яшәп тә курыкмыйча үз бизнесыңны башларга, рәхәтләнеп эшләргә була бүген. Эш башлаучыларга хөкүмәт тә субсидияләр һәм грантлар белән ярдәм итәргә әзер. Тәвәккәләп тотынырга гына кирәк", - Ринат Сәхипгәрәев.
Әлфинур Ногманова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев