20 апрель 2018 яңалыклары
-
Мөслим кызлары шигырь бәйгесендә җиңү яулады
Казан шәһәрендә VIII Г.Тукай исемендәге Халыкара “Ана - бөек исем!” дип аталган шигырь сөйләүчеләр конкурсында Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче, 9 нчы сыйныф укучылары Гүзәл Җамалова һәм Зилә Биккинина катнашты.
-
Мари Бүләрдә иң оста волейболчыны сайладылар
17 нче апрельда Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында әфганчы сугышчылар призына районара волейбол ярышлары узды.
-
Гимназиялеләр Лев Толстой иҗатын өйрәнде
20 апрель көнне Мөслим гиназиясендә “Лев Толстой дөньясы” исемле әдәби чара үтте.
-
Сәнгать мәктәбе укытучылары квалификация күтәрә
Мөслим сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укытучысы Илшат Ибраһимов узган атнада Яр Чаллы шәһәренә барып квалификация күтәрү курсларын үтте.
-
“Аргамак”та ат чабышлары узачак
Районда "Яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү" республика программасы нигезендә "Аргамак" ат спорты комплексында төзү-төзекләндерү эшләре башланды.
-
Бүген «Созвездие – Йолдызлык» фестивале гран-при иясенең исеме билгеле булачак
Гран-при иясенең исемен "Пирамида" күңел ачу үзәге сәхнәсеннән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтәчәк.
-
Синең улларың, Мөслим! Яшь фермер Ринат Сәхипгәрәев
- Хезмәт юлымны авыл хуҗалыгы белән бәйләрмен дип башыма да китермәгән идем, - ди "Сәхипгәрәев" крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ринат Сәхипгәрәев.
-
20-23 апрель көннәренә ҺАВА ТОРЫШЫ
20 апрель +6, +8, аязучан-болытлы, яңгыр, җил - төньяк-көнчыгыштан. 21 апрель -2, +4, аязучан-болытлы, җил - көньяктан. 22 апрель +2, +12, аязучан-болытлы, яңгыр, җил - көньяк-көнбатыштан. 23 апрель +2, +6, аязучан-болытлы, яңгыр, җил - көньяк-көнбатыштан.
-
Агросәнәгать комплексы объектларында янгын куркынычсызлыгы буенча аерым режим кертелә
РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча күзәтчелек һәм профилактика эшчәнлеге идарәсе 15 апрельдән агросәнәгать комплексы объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча аерым режим кертү таләбен җиткерә.
-
Казанда дөнья чемпионатының 4 матчы узачак
На стадионе «Казань Арена» пройдет 1/8 финала и полуфинал чемпионата мира по футболу.
-
Намуслылар чәчүгә кереште
Районда язгы кыр эшләрен беренчеләрдән башлап җибәргән "Намус" агрофирмасы уңганнары 18 апрель көнне арпа чәчүгә кереште. Бу төр культура 2750 гектар мәйдан биләячәк. Эш башыннан ук чәчү ике сменада оештырылган. Басуда "Джон Дир" тракторлары һәм "HORSCH Pronto" чәчкечләре эшли. Кыска гына вакыт эчендә алар 200 гектардан артык мәйданда арпа чәчте.