Синең улларың, Мөслим! Хезмәт даны ордены кавалеры Нәзир  Гайфуллин
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим! Хезмәт даны ордены кавалеры Нәзир Гайфуллин

“Авыл җирендә эш бармыни ул?” дип зарланырга яратучыларга Хезмәт даны ордены кавалеры Нәзир ага Гайфуллинны үрнәк итеп куярга була.

“Авыл җирендә эш бармыни ул?” дип зарланырга яратучыларга Хезмәт даны ордены кавалеры Нәзир ага Гайфуллинны үрнәк итеп куярга була. 72 яше белән баручы тәҗрибәле шофер әле яшьләргә биргесез. Һөнәренә тугры калып, басу-кырлардан кайтып керми. “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгында армый-талмый хезмәт куючы Нәзир абый бу көннәрдә көзге бодай басуыннан ашлык ташый. “КамАЗ” машинасын һәрчак төзек тота, басу белән ындыр табагы арасына тузан төшерми өлкән шофер.

Без "Дзен"да! Дзен


без - мөслимлеләр!

Нет комментариев