Сатып алулар хокуклы булсын
Мөслим муниципаль районында дәүләт һәм муниципаль сатып алулар системасы эшли
Дәүләт сатып алуы – ул бюджет учреждениеләренә һәм компанияләренә товарларны, хезмәт күрсәтүне иң кулай бәяләрдән табу өчен төп алым булып тора. Шул ук вакытта бу очракта сыйфат, күрсәтелгән хезмәтнең нәтиҗәлелеге һәм җаваплылык кебек төшенчәләргә дә аерым игътибар бирелә. Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Ләйсән Кәримова белән дәүләт һәм муниципаль сатып алулар хакында сөйләштек.
– Ләйсән Марселевна, дәүләт һәм муниципаль сатып алулар нинди канун нигезендә алып барыла һәм аларның максаты нәрсәдә?
– Дәүләт һәм муниципаль сатып алуларны үткәрүнең максаты – заказ бирүчеләрнең акчасын экономияләү. Электрон сәүдә мәйданчыкларында эшләрнең яки кирәкле продукциянең төгәл тасвирламасы булган заказларны урнаштыру безнең беренче адым булып тора. Анда һәрбер эшмәкәр, сатып-алуларда (торгларда) катнашырга теләүчеләр үзенең гаризасын калдыра ала. Барлык дәүләт һәм муниципаль сатып алулар да 2013нче елның 5 апрелендә кабул ителгән “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алулар өлкәсендә контракт системасы” турындагы Федераль канун нигезендә башкарыла. Контракт системасының төп максаты булып бюджет һәм бюджеттан тыш акчалардан нәтиҗәле файдалану, намуслы көндәшлекне үстерү, сатып алуларның ачыклыгы һәм күренеп торуы, заказлар урнаштырганда ришвәтчелек һәм башка хокук бозуларны булдырмау, инновацияләрне стимуллаштыру тора.
– Дәүләт һәм муниципаль сатып алулар барышында иң күп кулланылучы сатып алуларның билгеле бер төре бармы?
– Тәэминатчыны билгеләүнең иң киң таралган ысулы булып электрон аукцион, котировкалар соравы һәм ачык конкурс санала. Бәясе 600 мең сумнан артып киткән сатып алулар электрон аукцион аша уздырыла. Электрон аукционнар үткәрү сатып алуларда очрарга мөмкин булган ришвәтчелек һәм хокук бозу мөмкинлекләрен юкка чыгара, заказ бирүче белән тәэминатчы арасындагы бәйләнешнең аноним булуын тәэмин итә. Сатып алуларда катнашучылар бер-берсен белмиләр, шуңа күрә дә сатып алуның нәтиҗәләре хакында килешә һәм контракт бәясен сөйләшә алмыйлар. Ә бу үз чиратында сатып алуларның башлангыч бәяләрен киметүгә уңай йогынты ясый һәм тулаем көндәшлекне үстерүгә ярдәм итә.
– Агымдагы елда районда башкарылган дәүләт һәм муниципаль сатып алулар юнәлешендәге саннарга да тукталып үтсәгез иде.
– 2025 елның 9 аенда 12 электрон аукцион, 1 ачык конкурс игълан ителде. Барлыгы 86 млн 133 мең 628 сумга килешүләр төзелде. Шул исәптән электрон аукцион нәтиҗәләре буенча 53 млн сумнан артык күләмдәге 12 килешү, 18 млн сумнан артык бәядәге бер ачык конкурс һәм 52 млн 623 мең сумга 88 контракт төзелде. 2025 елда барлык лотларның да башлангыч бәясе 53 млн 885 мең 601 сум тәшкил итте, аукцион уздырганнан соң әлеге бәя 53 млн 268 мең 316 сум тәшкил итте. Нәтиҗәдә барлыгы 617 мең 285 мең сум финанс чыганагын янга калдырырга мөмкинлек булды.
– Ләйсән Марселевна, кече күләмдәге сатып алулар хакында да аңлатып узсагыз иде.
– Кече күләмдәге сатып алулар, эш башкару яисә хезмәт күрсәтүләр 44 санлы Федераль канунның 93 матдәсенең 1 өлеше 5 пункты нигезендә алып барыла. Бу очракта бердәнбер тәэминатчыдан 600 мең сумнан артмаган бәядәге товарны сатып алу, эшне яисә хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыру дәүләт яисә муниципаль тармакка караган мәдәният, мәгариф, физкультура һәм спорт учреждениеләренә рөхсәт ителә. Шушы ук канунның 93 матдәсенең 1 өлеше 4 пунктында күрсәтелгәнчә, кече күләмдәге сатып алу вакытында бюджет учреждениеләре 600 мең сумнан артмаган бәягә товарны, эшләрне яисә бердәнбер тәэмин итүче белән хезмәтләрне сатып алырга мөмкин. Шул ук вакытта заказ бирүче әлеге пункт нигезендә гамәлгә ашырырга хокуклы сатып алуларның еллык күләме – 2 млн сумнан яки сатып алуларның еллык җыелма күләменең 10 процентыннан артмаска тиеш һәм аларның күләме 50 млн сумнан артык булырга тиеш түгел.
2025 елның 9 аенда 1300 килешү төзелде, аның күләме 70 млн 490 мең 658 сум тәшкил итә. Узып киткән 9 айда төзелгән 81 контракт бәясе 31 млн сумнан артып китә. Сатып алуларның еллык күләме буенча күрсәтелгән чикләүләр авыл җирлекләре тарафыннан гамәлгә ашырыла торган сатып алуларга карата кулланылмый.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев