Сабантуйга йомгак ясар вакыт!
Тормышыбыз тоташ бәйрәмнәрдән тора. Ләкин Сабантуйның урынын кайсы бәйрәм алыштырырга җөрьәт итәр икән. Сабантуйның рухы кечкенә чактан ук җанга, тәнгә сеңдерелгән шул.
Сабантуйга әзерлек йөзеннән тузган койма-капкаларны яңага алмаштыру, йорт-җирләрне җыештыру дисеңме, өр-яңа күлмәк тектерү, Сабантуйда кияргә дип яңа сандалилар алумы, урам тутырып җырлап-биеп бүләк җыюмы - болар барысы да дөньяны аңлаудан ерак булган бала күңеленә әлеге бәйрәмнең зурлыгын, мөһимлеген салып калдырган. Шуңа Сабантуй буыннан-буынга күчә, мәңге картаймый, көтеп алынган бәйрәм булып, миллилекне саклап, яңа төсмерләр, бизәкләр алып, татар халкын гына түгел, ә төрле милләт вәкилләрен бергә туплап, туганнарны, газиз балаларны туган нигезгә тартып кайтара. Алай гына да түгел дөньяның төрле почмакларында елдан-ел күбрәк урын ала бара.
Әлбәттә, бәйрәмне әзерләү һәм үткәрү җиңелләрдән түгел: йөзләгән, меңләгән кешенең хезмәтен, иганәчелеген, көчен-талантын, күп матди чыгымнар таләп итә ул.
Район Сабантуен әзерләү һәм үткәрү комиссиясе үз алдына куелган бурычны югары дәрәҗәдә башкарып чыкты, мөмкин булган барлык ресурсларны, бәйрәмне халык күңеленә барып җитәрлек итеп оештыруга юнәлдерде, дип әйтергә тулы нигез бар. Бүген оештыручыларның да, район халкының да йөзе якты: Сабантуйның миллилегенә, рухына хилафлык килерлек гамәлләр булмады. Кайткан кунакларыбыз да моны раслап, канәгать булып киттеләр. (Туй үпкәсез булмый дигән әйтем бар, анысы. Бәлки, үпкә белдерүчеләр дә булгандыр).
Уртак тырышлык кына уңай нәтиҗәләрне бирә. Бу җәһәттән мактап телгә алырлык оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр, аерым кешеләр бик күп булды. Язмам Сабантуйга әзерләнүгә һәм аны үткәрүгә билгеле бер йомгак ясау, үзләреннән өлеш кертүчеләргә рәхмәт йөзеннән, алар турында киң җәмәгатьчелеккә җиткерүне максат итеп куя.
Сабантуй мәйданын - Нурлыгаян паркын бәйрәмгә әзерләү өчен район оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючылар катнашында өмәләр оештырылды. 15 көн дәвам иткән җыештыру, чистарту, буяу эшләрендә 53 оешма-предприятиедән һәркөн 38-51 кеше хезмәт куйды. Шунысы куанычлы, алар арасында, күз буяу өчен генә катнашучылар булмады. Коллективлары зур булмаганнарның да оешма-предприятиеләрдән калышмыйча, өмәләрдә катнашуын уңай яктан билгеләп үтәргә кирәк. Финанс-бюджет палатасы, үзәк хастаханә, район эчке эшләр бүлеге, мәгариф идарәсе, лицей, гимназия, Мөслим урта мәктәбе, янгын часте, суд приставы, салым инспекциясе, Пенсия фондының Мөслим бүлеге, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, ветеринария берләшмәсе, Россия һәм Татарстан казначылыгының Мөслим бүлекләре, картлар йорты, коры сөт заводы, инженерлык челтәрләре, почта һәм электр элемтәсе узеллары, икмәк кабул итү предприятиесе, "Нептун" йөзү бассейны, балалар сәнгать мәктәбе, "Миләшкәй", "Ләйсән" балалар бакчалары, "Мизгел" яшьләр үзәге, "Энергосбыт" кебек оешма-предприятиеләр өмәләрдә актив катнашулары белән аерылып тордылар. Оешма-предприятие исеменнән даими өмәгә йөргән, тырыш хезмәт куйган, шул гамәлләре белән башкаларга үрнәк булган райондашларыбызны аерым атап үтик: район элемтә узелыннан Олег Хамматуллин, ветеринария берләшмәсеннән Рамил Галимов, майсызландырылган коры сөт заводыннан Фәнис Шириев, "Миләшкәй" балалар бакчасыннан Әминә Хәертдинова, Резеда Гыйздуллина, "Кояшкай"дан Гүзәлия Баһауова, Ирина Бикмурзина, "Карлыгач" балалар бакчасыннан Радик Дәүләтшин, салым инспекциясеннән Зөлхәбирә Фазлыева, Пенсия фондының Мөслим бүлегеннән Дания Ганиева, "Ләйсән" балалар бакчасыннан Резеда Солтанова, суд приставлары хезмәтеннән Илдар Низамов, эчке эшләр бүлегеннән Наил Госсамов, почта элемтә бүлегеннән Гөлшат Шәймәрданова һәм башкалар. Гомумән, өмәгә килгән һәркем сынатмаска тырышты. Мөслим электр челтәрләренең күтәргеч җайланмалы машина шоферы Фәим Мортазин, яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесеннән "КамАЗ" шоферы Илназ Сафин да тырыш хезмәтләре белән аерылып тордылар. Сабантуй мәйданын, район үзәге урамнарын бәйрәмчә бизәүдә яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге, балалар спорт мәктәбе, "Нептун" йөзү бассейны, "Яшьлек" спорт комплексы, гимназия, Мөслим урта мәктәбе хезмәткәрләре, "Мост" җәмгыяте, РОСТО ДОСААФ эшчеләре көч куйды. Оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, Сабантуй мәйданын, аңа караган территорияләрне, ипподромны, корылмаларны, юлларны төзекләндерү, юу, буяу эшләрен дә башкардылар, металлдан конструкцияләр дә ясадылар. Ә утыргычларны шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр буяды.
Сабантуй күрке булган - милли көрәш, ат чабышлары, уеннар, конкурслар, балалар мәйданчыгындагы чаралар, кунак каршылау, мәдәни тамашалар - барысы да сизелерлек зур чыгым сорыйлар. Бүләксез Сабантуйның "коры" булуын һәркем аңлый. Шуңа спонсорлык итәргә мөмкинлеге булган шәхси эшмәкәрләргә, оешма-предприятиеләргә, районнан читтә яшәүче якташларга мөрәҗәгать итеп хатлар җибәрдек. Күпләр ихлас күңелдән спонсорлык итүгән алындылар. Алар арасында (таблицада).
Сабантуйлар якынлаша башласа, еш кына "Нинди артист килә?" - дигән сорауны еш бирәләр. Һәркемнең бәйрәмдә яраткан артистын күрәсе киләдер. Читтән артистлар чакырганда Сабантуйга милли рух өстәүче, югары профессиональ осталыклары булган сәнгать әһелләренә өстенлек бирелә. Быелгы Сабантуйга Яр Чаллы шәһәреннән "Болгар" бию театрын чакыру шул принципка нигезләнеп эшләнде. 2 сәгать буе 14 кешелек тере оркестр башкарган музыкага 16 кешелек бию коллективының чыгышына сокланмаган кеше булмагандыр. Бию хәрәкәтләре белән гореф-гадәтләрне, тарихи вакыйгаларны аңлатып булуына һәркем таң калгандыр.
Чиләбедән килгән кунакларыбызның гармуннарда виртуоз уйнаулары, Татарстанның атказанган артисты Марат Канафин башкарган җырлар Сабантуебызга ямь өстенә ямь булдылар. Дагыстан Республикасыннан килгән канатта йөрүчеләр, кеше мөмкинлекләренең чикләнмәгән булуын раслап, Сабантуйда катнашучыларның күңелләрен яулдылар.
Читтән килүчеләр никадәр генә яхшы чыгыш ясамасыннар, мөслимлеләр үз артистларының чыгышын яратып карыйлар. Алар чыгышан: "Быел нәрсә майтарырлар?"- дип түземсезләнеп, хәтта сынап та көтәләр. Безнекеләр сокландырып 520 кеше катнашындагы әдәби-музыкаль хореографик тамаша белән сокландырды. Анда катнашучыларга киемнәр тектерү, декорация, атрибутикалар әзерләү өчен күпме хезмәт, көч, вакыт киткәнен оештыручылар үзләре генә белә. Районның фольклор ансамбльләре, әле быел гына оешкан "Ык буйлары" җыр-бию ансамбле чыгышлары Сабантуй бизәге була алдылар. Программа бик тыгыз булуга карамастан, сәхнәдә үз сәләтен күрсәтергә зар-интизар булган кунакларыбыз да тамашачыларның көчле алкышларына күмелделәр.
Күңелләргә шатлык хисләре, рухи күтәренкелек биреп Сабантуйлар үтеп китте. Ил-көннәребез тыныч, үзебез исән-сау булып алдагы елларда да Сабантуйларын көтеп алырбыз. Район башлыгы Р.Х.Муллин: "Киләсе Сабантуйлар быелгысына караганда тагын да яхшырак, оешканрак үтәргә тиеш", - дип күрсәтмә бирде. Димәк, алда тагын да зуррак хезмәт, иҗади эшләр көтә.
Ә быелгы Сабантуйны әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашкан оештыру комитеты һәр әгъзасына, оешма-предприятие, учреждение җитәкчеселәренә, анда хезмәт куючыларга, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларга, шәхси эшмәкәрләргә, барлык спонсорларга, Сабантуйда һәр өлкәдә хезмәт күрсәтүчеләргә, үз өлешен керткән һәр мөслимлегә, кунакларыбызга "Авыл утлары" газетасы аша ихлас күңелдән рәхмәтләребез барып ирешсә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев