25 июнь 2015 яңалыклары
-
Сабантуйга йомгак ясар вакыт!
Тормышыбыз тоташ бәйрәмнәрдән тора. Ләкин Сабантуйның урынын кайсы бәйрәм алыштырырга җөрьәт итәр икән. Сабантуйның рухы кечкенә чактан ук җанга, тәнгә сеңдерелгән шул.
-
26 июнь - наркотикларга каршы көрәш көне
Бүген дөньяның бик күп илләрендә наркомания дигән яман чир таралган. Берәүгә дә сер түгел: соңгы елларда безнең илдә дә наркотиклар кулланучы кешеләр саны артканнан-арта бара. Югыйсә, моның бик аяныч нәтиҗәләргә китерүе дә мәгълүм. Димәк, бу чиргә каршы бердәм күтәрелеп көрәш алып бармасак, кешелекнең киләчәгенә балта чабылачак. Әйе, наркомания проблемасы барыбызны...
-
Бакча урамына да асфальт түшәлә
Соңгы вакытта җирлегебез күзгә күренеп үзгәрә, матурлана. Узган елда башкарылган күләмле генә эшләр моңа сәбәпче булды. Эш быел да дәвам итә. Мөслимлеләр күреп өлгергәндер, район үзәгенең Бакча урамында да асфальт салу башланды. юлчылар бүген иске юл өслеге кыру белән мәшгуль.
-
Иминят пенсияләренә фиксацияләнгән түләүне кабаттан исәпләү ничек башкарыла?
Пенсия фондының район бүлеге хәбәр иткәнчә, 2015 елның 1 январеннән фиксцияләнгән база күләме фиксацияләнгән түләүгә үзгәртелде. Ул иминият (хезмәт) пенсиясе составына керми, пенсия белән бергә түләнә.
-
2233 тонна печән әзерләнгән
«Урожай» агрофирмасында тулы куәтенә азык әзерләү эшләре бара. 17 029 гектар мәйданның 9333 гектарына бөртекле культуралар, 1000 гектарга - техник, 5414 гектарга азык культуралары чәчелгән.
-
Поздравления 24.06.2015
-
Район үзәгендә катлы йортлар сафка баса
Районара төзелеш оешмасында барлыгы 110 кеше эшли. Бер төркем эшчеләр бүген Түбән Табын коррекция мәктәбендә капиталь ремонт белән мәшгуль. Бүлеп бирелгән 15 миллион сумга башкарыласы эшләр инде төгәлләнеп килә.
-
Автомат җиһаз – куркынычсызлык сагында
Халык күп җыела торган объектларда автомат янгын сигнализациясенең эшләве турындагы сигнал дәүләт янгынга каршы хезмәт пультына ялганырга тиеш. Бу аеруча мәктәпкәчә учреждениеләргә, мәктәпләргә, картлар һәм инвалидлар йортларына, инвалид балалар йортларына кагыла. Бу хакта РФ Президенты күрсәтмәләрен, федераль законнарны үтәү йөзеннән районда максатчан эш башкарыла.
-
Искелеккә чик куела
Районның төзеклеге һәм матурлыгы аның мәһабәт биналарыннан, ныклы корылмаларыннан күренә. Мөслимдәге күпкатлы йортлар ишегалдындагы ташландык кыяфәттәге сарайлар, иске гаражлар сүтелеп бетеп килүеннән халык хәбәрдардыр инде.
-
Ел туйдырыр көннәр!
Районның барлык хуҗалыкларында да азык әзерләү эшләре бара. Район буенча барлыгы якынча 12 тонна печән әзерләнергә тиеш. 24 июньгә барлыгы 5600 тонна печән әзерләнде.
-
Мари-Бүләр - Симәк күперендә ремонт башланды
Мари Бүләр авылы белән Симәк авылы арасында урнашкан күпердә 1 июньннән ремонт эшләре башланып китте. Ремонтны Яр Чаллы шәһәренең "Строй Сервис Групп" җәмгыяте башкара. Бригада да 15 кеше эшли. Бригада мастеры эшне июль ахырына тапшырырбыз, дип вәгъдә итә.