Рушат Солтанов хөкүмәт бүләкләренә лаек булды
Яңалыклар

Рушат Солтанов хөкүмәт бүләкләренә лаек булды

Аңа милләтара татулыкны ныгытуга һәм районның иҗтимагый тормышына керткән өлеше өчен дәүләт бүләкләре тапшырылды

Райондашыбыз, Татарстан Республикасы Халыклар ассамблеясенең Мөслим бүлеге җитәкчесе, район иҗтимагый советы рәисе Солтанов Рушат Җәүдәт улы шушы көннәрдә 70 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте.

Гомерен һәм хезмәт юлын җәмәгать эшчәнлегенә, район үсешенә, милләтара татулыкны һәм бердәмлекне ныгытуга багышлаган Рушат Җәүдәт улы юбилее уңаеннан хөкүмәт бүләкләренә лаек булды.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасында милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклауга зур өлеш кертүе өчен аңа Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Рушат Солтанов шулай ук Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.

Әлеге бүләкләр — юбилярның күпьеллык хезмәтенә, җәмәгать эшчәнлегенә һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашуына бирелгән югары бәя. Рушат Җәүдәт улына алдагы елларда да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлек телибез!

Фото – «Мөслим-информ»

 


Нет комментариев