Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Рубин» белән Канунников арасында килешү өзелгән

Казан клубында футболчы 108 матч үткәрде, 21 гол кертте һәм 14 нәтиҗәле пас бирде.

( «Татар-информ»). Казанның «Рубин» клубы ике якның да ризалыгы буенча һөҗүмче Максим Канунников белән төзелгән килешүне өзде, дип хәбәр итә команданың матбугат хезмәте.

Уенчының килешү вакыты төгәлләнергә өч ай вакыт калган иде әле.

«Безгә Максим белән хушлашуы бик авыр. Ул «Рубин»да чыгыш ясаган дәвердә үзен чын профессионал итеп күрсәтте», - диде «Рубин» футбол клубы генераль директоры Рөстәм Сәяхов.

Ул футболчыга карьерасын уңышлы дәвам итүен һәм алда торган дөнья чемпионатында Россия җыелма командасына юллама алуын теләп калды.

Максим Канунников «Рубин»га 2014 елның июнендә «Амкар»дан күчте. Казан клубында футболчы 108 матч үткәрде, 21 гол кертте һәм 14 нәтиҗәле пас бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев