Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Рөстәм Хәйруллин шайтанның кешегә ничек йогынты ясавын аңлатты

Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде

Шайтан кешене гөнаһ кылырга мәҗбүр итә алмый, ул аны шуңа юнәлдерә генә ала. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.

«Әйтик, без әти-әниләребез янына барырга, әти-әниләребезне ашатырга, карарга, яшелчә бакчасы казырга, тагын нәрсәдер эшләргә җыендык. Шайтан: «Син нәрсә, синең эшең болай да күп бит, әйдә соңрак. Киләсе атнада барып кайтырсың», – дип колагыңа пышылдый. Һәм эшләргәме яки эшләмәскәме икәнен кеше инде үзе сайлый», - диде имам.

Ул Кыямәт көнендә кеше үзенең гөнаһларын шайтан үгетләре белән аклый алмаячак, дип өстәде.

«Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә: «Ә син, адәм баласы, ни өчен начарлык кылдың?» - дип сорый. «Шунда ул: «Йә Аллаһ, мин гаепле түгел, мине шайтан мәҗбүр итте», - дип әйтер. Шул чагында Аллаһ шайтанны чакырыр. Шайтан да әйтер: «Йә Аллаһ, мин аңа киңәш кенә иттем, ул үзе сайлады», – дип әйтер», – ди.

Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев