Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов халыкның медиаграмоталылыгын күтәрүдә «Татмедиа»ның ролен билгеләп үтте

Республиканың «Татмедиа» агентлыгына халыкның медиаграмоталылыгын күтәрү эшендә төп роль бирелә

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасында шулай дип белдерде.

«Халыкка тикшерелгән, объектив мәгълүматны оператив рәвештә җиткерү, ялган мәгълүматның таралуына юл куймау, халыкның медиаграмоталылыгын күтәрү гаять мөһим», - диде республика җитәкчесе.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, җәмәгатьчелек фикере, аеруча яшьләр арасында, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм яңа медиа аша формалаша.

«Редакторлар, журналистлар һ.б. медиа эшлеклеләренең һөнәри осталыгы һәм җаваплылыгы мәгълүматның сыйфатын һәм дөреслеген билгели», - дип сүзен төгәлләде ул.

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев