Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов терлекчелек өлкәсендә начар эшләгән районнарны атады

Ул Татарстанның сөт җитештерүдә илдә лидер һәм терлекчелек төбәге булуын искәртте

«Кызганыч, берничә районда терлекчелек өлкәсендәге вазгыять начарая. Бу Яңа Чишмә, Спас, Чирмешән, Кама Тамагы районнары. Дүрт ел эчендә бу районнарда терлекчелектә бер проект та тормышка ашырылмаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, район башлыкларына тиешле чаралар күрү мөһим», – диде республика Рәисе 2025 елга Дәүләт Советына еллык юлламасында..

Ул Татарстанның сөт җитештерүдә илдә лидер һәм терлекчелек төбәге булуын искәртте. Россиядә беренче урында тора – 2,2 млн тонна сөт җитештерелә.

Миңнеханов Кукмара, Балтач, Минзәлә, Саба, Әтнә районнарында тәүлегенә 300 тоннадан 500 тоннага кадәр сөт савылуын әйтте. Уңшлы хуҗалыкларда тәүлегенә 100-250 тонна сөт савып алына. Татарстан Рәисе уңышлы эшләүче предприятиеләрдән үрнәк алып эшләргә кушты. «Безнең бурыч – яңа инвестиция компанияләрен җәлеп итеп, терлекчелек продукциясе күләмнәрен арттыру», – диде.

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев