Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Кырым арасында тыгыз хезмәттәшлек җайга салынган

Ул үзенең MAX каналында шул хакта хәбәр урнаштырган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кырым һәм Севастопольнең Россиягә кушылуы көнендә төбәкләр арасында хезмәттәшлек үсешен билгеләп үтте. 

«18 мартта без илебезнең заманча тарихында истәлекле датаны – Кырымның Россиягә кушылуының 12 еллыгын билгеләп үтәбез. Бүген без ярымутрауның үзгәрүен, аның инфраструктурасы һәм икътисады үсүен, төбәкләр арасында мәдәни элемтәләрнең ныгуын күрәбез», - дип искәртте ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан белән Кырым арасында икътисади һәм социаль-мәдәни өлкәләрдә тыгыз хезмәттәшлек җайга салынган, шулай ук җылы дустанә мөнәсәбәтләр саклана.

Ахырда ул Кырым халкына тынычлык, иминлек һәм уңышлар теләде.

Видео: max.ru/rustamminnikhanov

Чыганак: Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев