Рөстәм Миңнеханов: Безнең республика үзенең муниципалитетлары белән көчле
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Безнең республика үзенең муниципалитетлары белән көчле

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

«Безнең республика үзенең муниципалитетлары белән көчле. Нәтиҗәле җирле үзидарә – Татарстанның гармонияле үсешенең нигезе», – дип язды ТР Рәисе үзенең MAX блогында, шулай ук кыска гына котлау видеосы урнаштырды.

«Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре, эшегезгә тугрылыклы булуыгыз, җаваплылыгыгыз һәм ихлас күңелдән Татарстанны тагын да уңайлырак һәм чәчәк атучы итәргә омтылуыгыз өчен рәхмәт. Ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм республикабыз хакына яңа казанышлар телим!» – дип язган ТР Рәисе.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев