Россиялеләрнең бер өлеше май өчен пенсияне вакытыннан алда алачак
Вакытыннан алда түләү банк аша акча күчерелгән барлык гражданнарга кагылачак
Вакытыннан алда түләү банк аша акча күчерелгән барлык гражданнарга кагылачак. Почта бүлекчәләре пенсияләрне гадәти график буенча китерәчәк, дип ачыклык керттеләр ведомствода.
30 апрельгә кадәр май өчен түләүне пенсионерлар алачак, аларга пенсия гадәттә банк аша айның беренче көненнән дүртенче көненә кадәр килә.
Вакытыннан алда түләү барлык төр пенсияләргә кагылачак, шул исәптән иминият, социаль, тупланма, картлык һәм инвалидлык буенча. Гариза бирү таләп ителми – акчалар автомат рәвештә килә.
Әгәр пенсия белән бергә социаль фондның башка түләүләре дә килсә, алар да вакытыннан алда күчереләчәк. Пенсияләрне банклар аша китерү стандарт график буенча 5 майдан яңадан башланачак.
Түләүләрне «Россия почтасы» илтүче пенсионерлар май өчен акчаны үзләре өчен күнегелгән даталарда алачак. Хат ташучылар пенсияләрне өйләренә 2-3 майда китерә башлаячак. Шул вакыттан башлап почта бүлекчәсе кассасында пенсия алырга мөмкин булачак. Түләүләрне почта аша китерү 25 майга кадәр дәвам итәчәк.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев