Россиялеләргә 2027 елда ялга китү өчен иң отышлы айларны атадылар
Бу хакта РИА Новости РФ Хөкүмәтенең ял көннәрен күчерү карарына нигезләнеп яза
Документ нигезендә, 2027 елда ял көннәре 2 гыйнвар шимбәсеннән 5 ноябрьдәге җомгага, 3 гыйнвар якшәмбесеннән 31 декабрьдәге җомгага, шулай ук 20 февраль шимбәсеннән 22 февральдәге дүшәмбегә күчерелә.
РИА Новости исәпләп чыгарганча, ялны бәйрәм көннәре азрак булган һәм, димәк, эш көннәре күбрәк булган айларда алу отышлырак. Аларга 2027 елның март, апрель, июль, август, сентябрь һәм декабрь айлары керә.
Мартта бәйрәм көне – Халыкара хатын-кызлар көне булуга карамастан, бу айда эш көннәре барыбер күбрәк, мәсәлән, гыйнварда – 15 көн, шулай ук майда – 19 көн. Мартта эш көннәре – 22, диелә хәбәрдә.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Нет комментариев