Россиялеләр «больничный» өчен түләүне эштән киткәннән соң 30 көн эчендә алырга мөмкин
Бу хакта Россия Хезмәт министрлыгының MAX каналында хәбәр иттеләр
Ведомствода аңлатуларынча, әгәр авыру эштән киткәннән соң 30 календарь көн эчендә килеп чыккан булса һәм бу вакытта кеше яңа урында эшли башламаган булса, больничный өчен түләү хокукы саклана.
Мондый вәзгыятьтә вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие уртача хезмәт хакының 60 процент күләмендә түләнә.
Исәпләгәндә хезмәткә сәләтсезлек башланган елга кадәрге ике календарь ел өчен уртача керем исәпкә алына. Аңа бу чорда барлык эш бирүчеләрдән алынган хезмәт хакы кертелә.
Бу очракта иминият стажы әһәмияткә ия түгел.
Вакытлыча эшкә яраксызлыкның беренче өч көнен элеккеге эш бирүче түли, ә дүртенче көннән башлап түләүләрне Россиянең социаль фонды башкара.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев