Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Россиядә башлангыч сыйныф укучыларына максималь йөкләнешне киметтеләр

РИА Новости агентлыгы РФ Мәгариф министрлыгы документына сылтама белән шул хакта хәбәр итә

Быелның 1 сентябреннән Россиядә мәктәп укучыларының уку йөкләнеше күләме үзгәрә, бу башлангыч сыйныфларга кагылачак. РИА Новости агентлыгы РФ Мәгариф министрлыгы документына сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

Башлангыч мәктәп укучыларының аудитор эш күләме дүрт уку елында 2966 академик сәгатьтән кимрәк һәм 3305 академик сәгатьтән артык була алмый.

Шул рәвешле, башлангыч сыйныф укучыларына йөкләнешнең аскы планкасы бераз күтәрелгән, ә өскесе – түбәнәйтелгән. Моңа кадәр дәресләрнең күләме кимендә 2954 академик сәгатьтән кимрәк булмаска һәм 3345 сәгатьтән артмаска тиешлеге билгеләнгән иде.

Элегрәк яңа уку елыннан беренче сыйныф укучыларына өй эшләре бирелмәячәге билгеле булган иде.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев