Россия халкын атна азагында озын ял көннәре көтә
Яңалыклар

Россия халкын атна азагында озын ял көннәре көтә

Бу хакта Президент академиясе эксперты Татьяна Подольская хәбәр итте, дип яза «РИА Новости»

Март башында Россия халкы өч көн рәттән ял итәчәк. Бу Халыкара хатын-кызлар көненең якшәмбегә туры килүе белән бәйле, ә ял көне дүшәмбегә, 9 мартка күчерелә. Бу хакта Президент академиясе эксперты Татьяна Подольская хәбәр итте, дип яза «РИА Новости».

Шулай итеп, биш көнлек график буенча эшләүчеләр өчен ял көннәре 7 марттан 9 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Подольская шулай ук айның икенче эш атнасы кыскартылачак – ул дүрт көн дәвам итәчәк һәм 10 мартта башланачак, дип ачыклык кертте.

Чыганак, фото: Татар-информ

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев