Рифкать Миңнеханов: Ясалма фәһем KDW-2026 форумының төп темасы булачак
Яңалыклар

Рифкать Миңнеханов: Ясалма фәһем KDW-2026 форумының төп темасы булачак

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте

«2026 елда барлык юнәлешләр ясалма фәһемне гамәли куллану призмасы, технологик суверенитет һәм тармакара кооперацияләр аша каралачак. Ясалма фәһем монда аерым тема түгел, ә сәнәгать, медицина, мәгариф, транспорт, мәдәният һәм идарәдә процессларны үзгәртә торган горизонталь технология», – дип белдерде Миңнеханов.

Быел эшлекле һәм күргәзмә программасы, һәрвакыттагыча, ун тематик юнәлеш тирәсендә төзеләчәк. Алар интеллектуаль системаларны, мобильлекне, цифрлы индустрияне, мәгарифне, мәдәниятне, сәламәтлек саклауны, авыл хуҗалыгын, транспортны, дәүләт идарәсен, киберкуркынычсызлыкны һәм башка өлкәләрне колачлый.

Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан өчен бу форум зур вакыйга гына түгел, ә фәнни-технологик суверенитетны ныгыту, тикшеренүләрне коммерцияләштерү һәм республиканы цифрлы технологияләр әзерләнә һәм гамәли кулланышка кертелә торган төбәк буларак күрсәтү алымы.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев