Республикада иртәгә явым-төшем көтелми
Яңалыклар

Республикада иртәгә явым-төшем көтелми

Татарстанда көндезге максималь һава температурасы +14..+19 градус булачак, дип яза "Татар-информ".


Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 6 сентябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк.

Көндезге максималь һава температурасы Татарстанда +14..+19, төнлә минималь температура +5..+10 градус булачак.

Казанда көндез +15..+17, төнлә +7..+9 градус җылылык фаразлана.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев