Район мәдәният йорты халык театры Казанда спектакль куячак
Халык театрларының "Идел-йорт - 2016" республика фестиваленең Минзәләдә үткән зона турында Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты халык театры, уңышлы чыгыш ясап, финалга үтте.
Мөслимлеләр 12 ноябрь көнне Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" драмасы белән Казанда - Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда чыгыш ясаячак. Аңа кадәр әлеге спектакль 31 октябрьдә - Крәш. Шуранда, 1 ноябрьдә - район мәдәният йортында куелачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев