26 октябрь 2016 яңалыклары
-
Ут булмый
Линияләрдә ремонт эшләре үткәреү сәбәпле иртәгә 27 октябрь көнне 9 сәгать 30 минуттан 14 сәгатькә кадәр Мөслимнең Набережная һәм Октябрьская урамнарында ут булмаячак.
-
Дамир Шәңгәрәев вакцина ясау препаратларын җитештерә башлый
Җирлегебездә эшләп килүче, кошчылык белән шөгыльләнүче "Шәңгәрәев" крестьян-фермер хуҗалыгы үз эшен һәовакыт яңалыкка һәм үсешкә омтылу юнәлешендә алып бара. Әлеге комплекста тагын бер яңа тармак - вакцина ясауда кулланылучы продукция җитештерү эшен башлап җибәрделәр.
-
Смотр конкурсы концертларын карарга килегез!
Октябрьнең соңгы атнасыннан башлап, ноябрь ае азагына кадәр, район мәдәният йортында оешма-предприятиеләрдә үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Туган якның милли моңнары" исемле район смотр конкурсы узачак.
-
Район мәдәният йорты халык театры Казанда спектакль куячак
Халык театрларының "Идел-йорт - 2016" республика фестиваленең Минзәләдә үткән зона турында Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты халык театры, уңышлы чыгыш ясап, финалга үтте.
-
Газетабызга язылу бара!
Әбүнәчеләребез игътибарына! 2017 елныңберенче яртыеллыгы өчен "Авыл утлары" ("Сельские огни") газетасына язылу бара. Бәяләр аерым кешеләр өчен - 696 сум, оешмалар өчен - 786 сум. Альтнернатив, ягъни Матбугат үзәгеннән килеп алу шарты белән, язылу бәясе - 300 сум. Электон подписка - 300 сум. Киләчәктә дә бергә булыйк!