Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район Иҗтимагый Советының чираттагы утырышы үтте

Районның Иҗтимагый советның чираттагы утырышы Туган якны өйрәнү музеенда үтте. Утырышта район мәктәпләрнең тарих укытучылары, музей җитәкчеләре, мәгариф идарәсе вәкилләре катнашты.

Музей директоры Синара Яббарова музей эшчәнлегендәге яңалыклар белән таныштырды, фәнни хезмәткәр Равил Тимкин Идел -Урал легионына кергән якташларны барлау буенча башланган эш белән таныштырды. Мөслим информация-редакция үзәгенең бүлек редакторы Әлфинур Ногманова "Авыл утлары" газетасында тарихи темаларга басылган язмаларга күзәтү ясады. Мөслим лицееның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Резедә Әхмәтгалиева районның тарихи һәм истәлекле урыннары белән таныштыручы экскурсоводлар әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Соңыннан район мәктәпләренең тарих укытучылары белән берлектә төзелгән эшче һөнәрләр турындагы методик ярдәмлекне тәкъдир итү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев