Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район иҗтимагый советы мөслимлеләр дару үләннәрен җыярга өйрәтте

Район үзәк китапханәсендә үзәк китапханә хезмәткәрләре һәм районның иҗтимагый советы белән берлектә "буыннар берлеге" проекты кысаларында "Табигать шифасы" дип исемләнгән очрашу узды. Әлеге чара чисталык икеайлыгы уңаеннан һәм туган як табигате белән якыннан танышу максатыннан оештырылды.

Очрашуда район үзәгенең актив ветераннары һәм Габдулла тукай исемендәге мәктәп укучылары катнашты. Очрашуны ачып, район иҗтимагый советы рәисе Моряк Йосыпов шифалы үләннәрнең дәвасы, урманнар һәм анда үсүче дару үләннәре хакында сөйләде.

Районыбызның танылган үләннәр җыю остасы, үзенең үлән чәйләре, каклары, тозланган гөмбәләре белән күпләрне сыйлаучы Бәхиҗә Баһауованың чыгышы һәркемдә кызыксыну уятты. Бәхиҗә апа иртә яздан башлап кышкы салкыннанр башланганчы урман-кырдлардан кайтып керми. Очрашуда да ул үләннәрнең шифалары, аларны җыю вакытын тәфсилләп аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев