Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамил Бәдретдинов сәнгать мәктәбенә баян бүләк итте

31 гыйнвар көнне, Мөслим сәнгать мәктәбе белән тыгыз элемтәдә торучы районыбызның күренекле шәхесе, Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, курайда уйнау методикасы, 7 монография, Татарстан мәдәнияты теориясе hәм тарихы турында 2 китап авторы, Яр Чаллы сәнгать колледжы директоры Рамил Борхан улы Бәдретдинов сәнгать мәктәбенә үзенең шәхси "Тула" баянын...

31 гыйнвар көнне, Мөслим сәнгать мәктәбе белән тыгыз элемтәдә торучы районыбызның күренекле шәхесе, Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, курайда уйнау методикасы, 7 монография, Татарстан мәдәнияты теориясе hәм тарихы турында 2 китап авторы, Яр Чаллы сәнгать колледжы директоры Рамил Борхан улы Бәдретдинов сәнгать мәктәбенә үзенең шәхси "Тула" баянын бүләк итте. Ул бу баянда 1967-1970 нче елларда музыка мәктәбендә Шәрифуллин Томас Хаммат улы хәм Овчинникова Ария Степановна классаларында укыганда уйнарга өйрәнгән. Соңрак Әлмәт музыка училищесында, Казан дәүләт консерваториясендә укыганда Г. Камал театрындагы оркестрда да шушы баянда уйнаган. Кыскасы, бүгенге көнгәчә, бу баян якташыбызның кулыннан төшмәгән. Халык уен кораллары бүлеге укытучысы Азия Заhидуллина әйтүенчә, баянның яңгырашы бик матур. Ничә еллар буе өзлексез уйнау нәтиҗәсеме, әллә хуҗасының уңай энергетикасы тәэсиреме, еллар буе кейсларда уйналмыйча, тик яткан баяннар белән бу баянны чагыштыра торган да түгел.

Хөрмәтле Рамил Борхан улы! Сезгә сәнгать мәктәбе коллективы исеменнән чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә киләчәктә ныклы сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар, иҗат чишмәгезнең саекмавын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев