9 февраль 2016 яңалыклары
-
Дзюдо буенча Европа чемпионаты: Татарстаннан – Бразилиягә
20-24 апрельдә Казанда дзюдо буенча Европа чемпионаты узачак. Көч сынашырга 40тан артык илдән 400 спортчы килергә җыена. Аларның 38е - Россия спортчылары. Ярышларны төп уздыру урыны буларак "Татнефть-Арена" боз сарае сайланган. Казанда узачак Европа чемпионатында 16 комплект медаль уйнатылачак. Спортчылар 7 авырлык үлчәвендә көч сынаша. Ир-атлар - 60, 66, 73,...
-
Район янгын хезмәте ут белән сак булырга киңәш итә
Ел башыннан җирлегебездә 2 янгын очрагы теркәлде. Аның соңгысы 7 февраль көнне Гагарин урамында булды. Төшке сәгать 12 ләр тирәсендә, электр чыбыгындагы кыска ялганыш аркасында, бер райондашыбызның мунчасына ут каба. Янгын сүндерүчеләрнең вакытында килеп җитүе мунчаны тулысынча янып бетүдән саклап калды. Районның янгын хезмәте райондашларыбызга электр чыбыкларының төзеклеген даими контрольдә...
-
"Снегоход" операциясе игълан ителде
Республика күләмендә, шул исәптән безнең районда да, "Снегоход" операциясе игълан ителде. Аның барышында әлеге төр транспортның теркәлгән булуы, иминиятләштерүе тикшереләчәк. ДАИ хезмәткәрләре тәүлекнең теләсә кайсы вакытында урман-басуларда рейд оештырылачагын да хәбәр итә. Бу төр техника белән рөхсәтсез идарә итүчеләр җавапка тартылачак. Бүгенге көндә теркәүгә алынган снегоходлар саны - 17. Районның...
-
Спорт һәм туризм министрлыгының коллегиясе узды
Казан шәһәрендә урнашкан Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең актлар залында яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм министрлыгының коллегиясе узды. Анда Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков, Мәскәү шәһәреннән спорт һәм туризм министры урынбасары Наталья Паршикова катнашты. Коллегиядә 2015 елда яшьләр сәясәте һәм спорт өлкәсендә ирешелгәннәргә нәтиҗә дә ясалды....
-
Авария
Бүген иртәнге якта Пушкин, Тукай урамнарында су бетте, сәбәбе үзәк линиядә авария. Хәзерге вакытта балалар бакчалары, соцобъектлар, күпкатлы йортлар сусыз калды. Торак коммуналь хуҗалыгы белгечләре әлеге ситуацияне хәл итүдә эшлиләр. Көн дәвамында су биреләчәк, район халыккан түземлек сорыйбыз дип хәбәр итәләр безгә торак коммуналь хуҗалыгыннан.
-
Рамил Бәдретдинов сәнгать мәктәбенә баян бүләк итте
31 гыйнвар көнне, Мөслим сәнгать мәктәбе белән тыгыз элемтәдә торучы районыбызның күренекле шәхесе, Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, курайда уйнау методикасы, 7 монография, Татарстан мәдәнияты теориясе hәм тарихы турында 2 китап авторы, Яр Чаллы сәнгать колледжы директоры Рамил Борхан улы Бәдретдинов сәнгать мәктәбенә үзенең шәхси "Тула" баянын...
-
Тимурчылар хәрәкәте
Лицейның 5-8 класс укучылары ялгыз әби-бабайларга, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына ярдәм итәләр. Тимурчылар кар көриләр, хуҗалыкта булган эшләрне башкаралар. Алар бигрәк тә сугыш ветераннары Хәят апа Хәйретдиновага, Мансур ага Зиннуровка, Лотфрахман абый Фәйзрахмановка бик теләп йөриләр.
-
Яңа җитәкчеләр
Авыл хуҗалыгы формированиеләренә яңа җитәкчеләр билгеләнде. "Туган як" агрофирмасын ел башыннан Миргаязов Тимерхан Муллашәех улы җитәкли. "Органик групп" җәмгыятенең "Урожай" агрофирмасы генераль директоры итеп Зиннуров Илгиз Илгизәр улы билгеләнде. "Органик групп" җәмгыятенең ашлык кабул итү һәм эшкәртү предриятиесе директоры вазыйфасын Шәмсетдинов Айрат Гайнемөхәммәт улы башкара.