Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Авыл җирлекләре арасында XXXVI спартакиада ярышлары узды

Ярышлар Рус Шуган, Тойгелде һәм Әмәкәй авыл җирлекләре зоналарында үтте

Бүгенге ярышта катнашучылар хатын-кызлар һәм ир-атлар волейболы, хатын-кыз һәм ир-атлар арасында кул көрәше, бильярд һәм канат ярышлары кебек спорт төрләре буенча көч сынашты. Ярышлар Рус Шуган, Тойгелде һәм Әмәкәй авыл җирлекләре зоналарында үтте.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:

Рус Шуган авыл җирлеге зонасында:
1 урын Баланлы авылы командасы;
2 урын Рус Шуган авылы командасы;
3 урын Михайловка авылы командасы.

Тойгелде авыл җирлеге зонасында:
1 урын Вәрәш-Баш авылы командасы;
2 урын Тойгелде авылы командасы;
3 урын Мәлләтамак авылы командасы.

Әмәкәй авыл җирлеге зонасында:
1 урын Әмәкәй авылы командасы;
2 урын Исәнсеф авылы командасы;
3 урын Яңа Усы авылы командасы.

Җиңүче командалар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде. Зоналарда беренче урынны яулаган командаларга спорт кибетеннән инвентарь алу өчен 25 000 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.

Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев