Район хакимиятенең актлар залында чираттагы киңәйтелгән киңәшмә узды
Район башлыгы Альберт Хуҗин киңәшмәне зур җиңүләрдән башлады
Мөслим районы хакимияте командасы муниципаль хезмәткәрләр арасында узучы спартакиада ярышларында өченче төркем командалары арасында беренче урынны яулады. Тагын бер сөенечле хәбәр: Мөслим авыл җирлеге «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсында «Цифрлы технологияләр һәм «Акыллы шәһәр» платформа чараларын кертү ярдәмендә шәһәр хуҗалыгын модернизацияләү» номинациясендә II категориядә беренче урынны алды һәм 20 млн сумлык акчалата бүләккә лаек булды.
Шулай ук район башлыгы узган чараларга анализ ясады һәм киләсе атналарга бурычлар билгеләде.
Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов Яңа ел бәйрәменә әзерлекне дәвам итү, оешма-предприятиеләргә дә территорияләрен бизәп, бәйрәм рухы булдыру темаларына игътибар итте . Шулай ук ул коллективларны "Татарстанда кыш" республика проекты кысаларында узачак чараларда актив катнашырга чакырды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов телефоннар өчен "Госуслуги. Дом" махсус кушымтасының уңайлыклары турында сөйләде, райондашларыбызга кушымта белән көндәлек рәвештә файдаланырга тәкъдим итте. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте яза.
Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәте архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев